Казанда Батыршинга юлны киңәйтәчәкләр: төзелеш өчен дистәләгән йортны сүтәчәкләр
Казанның Киров районында Батыршин урамы буенча йөрү юлын реконструкцияләү планлаштырыла
Батыршин урамының Олы Крыловкадан Галимҗан Барудига кадәрге участогына hеконструкция ясалачак.
Батыршин урамы Крыловка бистәсе аша уза. Хакимият төзекләндерергә ниятләгән участок 700 метрга якын озынлыктагы үзәк бистә эчендәге юл. «2Гис» кадрларына караганда, хәзерге вакытта ул бер полосалы, бөтен җирдә дә асфальтланмаган һәм чокырлар белән тулы.
Юлны реконструкцияләү планнары җирле халыкның бер өлеше тормышына кагыла: башкарма комитет 22 шәхси йортны тулысынча юк итәргә ниятли – бу 13,5 мең квадрат метр. Торак йортлар урнашкан тагын 30 җир кишәрлеген хакимият төзелеш материалларын саклау, йөрү яки вакытлы корылмалар урнаштыру урыннары буларак кулланырга тели. Шул ук вакытта карарда санап үтелгән участоклар Батыршин урамы белән күрше Щедрин урамында урнашкан.
inkazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев