Чикләүләр 97 нче йорт районында кертеләчәк
Казанда 3 июньнән 31 декабрьгә кадәр Габдулла Тукай урамы участогында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта мэрия матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чикләүләр 97 нче йорт районында кертеләчәк. Сәбәбе – региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты фасадын реставрацияләү. Сүз Александровларның сыра кайнату заводы турында бара.
Элегрәк без Казанда сентябрь уртасына кадәр Достоевский урамында хәрәкәтне чикләячәкләр дип язган идек.
Вести Татарстан
Нет комментариев