Казанда иң югары хезмәт хакы булган вакансия аталды
Ультратавыш диагностикасы табибы августта шәһәрдә иң югары түләнә торган вакансия
Казанда ультратавыш диагностикасы табибларына аена 200 мең сумнан хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Бу августта шәһәрдә иң югары түләнә торган вакансия, дип яза РИА «Новости» SuperJobка сылтама белән.
Мәскәүдә иң югары хезмәт хакларын акушер-гинекологка, йөк машинасы йөртүчесенә һәм табиб-косметологка — 300 меңнән, Питерда — дерматовенеролог-косметологка (300 меңнән), Волгоградта — хирург-флебологка (150 меңнән), Екатеринбургта — табиб-колопроктологка (180 меңнән), Чиләбедә — уролог-андрологка (200 меңнән), Красноярскта — стоматология клиникасының баш табибына (200 меңнән), ә Ростов-Донда – медпрофилактика бүлеге мөдире (150 меңнән).
Шулай ук 300-350 мең сумнан Түбән Новгородта йөрәк-кан тамырлары хирургы һәм Пермьдә табиб — стоматолог-хирург-имплантолог вазыйфаларында тәкъдим итәләр.
Воронежда, Новосибирскта һәм Уфада С категориясе хокуклары булган машина йөртүчеләргә максимум түлиләр. хезмәт хаклары диапазоны — конкрет шәһәргә карап 150 меңнән 300 мең сумга кадәр.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев