Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Казанда кыярның килограммы 500 сумга җиткән

Иң кискен сикереш Яңа ел каникуллары вакытында булган – 163 сумнан 206 сумга кадәр җиткән

Казанда кайбер сату нокталарында кыярның килосы 500 сумга җиткән.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2 февральгә республикада кыярның килограммы уртача 261 сум (узган атнага карата+3%) булган. Иң кискен сикереш Яңа ел каникуллары вакытында булган – 163 сумнан 206 сумга кадәр җиткән. Өч өч ай элек кыяр ике тапкыр арзанрак булган, ягънии уртача 129 сум.

Шул ук вакытта кибетләрдә реаль бәяләр Татарстанстат атаган суммалардан да югарырак күтәрелә. Әйтик, азык-төлек продуктларының берсендә Ульяновск өлкәсеннән китерелгән теплица кыярларының килограммы 500 сум тора. 

Иң түбән бәя — килосы 229 сум. Күпчелек очракта  кыярның килосыс 240-270 сум тирәсендә булып 300 сумга кадәр җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев