39 яшьлек Алексей Кулешов узган төндә Казандагы хастаханәләрнең берсендә вафат булган.
(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Казанда танылган тележурналист һәм алып баручы Алексей Кулешов 39 яшендә вафат. Бу турыда "Татар-информ"га мәрхүмнең "Эфир" телекомпаниясендәге хезмәттәшләре сөйләде.
"Алексей узган төндә Казандагы хастаханәләрнең берсендә вафат булды. Мәрхүмне соңгы юлга озату вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк", - дип әйттеләр агентлыкка.
- Алексей Кулешов Самара шәһәрендә туган. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. "Эфир" телеканалында 2003 елдан бирле эшли. Эшчәнлеген яңалыклар хезмәтендә хәбәрче булып башлаган.
Фото: архив/Александр Эшкинин
Нет комментариев