Казандагы май бәйрәмнәрендә кунакханәдәге номер арендага алынган фатирга караганда кыйммәтрәк булачак
Казанда кунакханәдә ике төн уртача 18,1 мең сумга төшәчәк, шул ук вакытта фатирны арендага алу — 9,6 мең сум
2026 елның май бәйрәмнәрендә миллионлы шәһәрләр кунакханәләрендә яшәү туристларга фатир арендалаудан шактый кыйммәткә төшәчәк – аерма 88% ка җитә, дип күренә «Циан» сервисы тикшеренүләреннән.
Мәсәлән, Казанда кунакханәдә ике төн уртача 18,1 мең сумга төшәчәк, шул ук вакытта фатирны арендага алу — 9,6 мең сум. Бу башка шәһәрләр белән чагыштырганда иң зур аерма. Әйтик, Түбән Новгородта ул 9,4 мең сумга каршы 17,2 мең тәшкил итә, ә Мәскәүдә — 11,1 мең сумга каршы 15,5 мең.
Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев