«КазанФорум»да 920 кило туңдырма ашаганнар
Форумда катнашучыларны “Казан Экспо”да бушлай туңдырма һәм чәкчәк белән сыйлаганнар
“Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум” XVII халыкара икътисадый форумында бер тоннага якын туңдырма ашаганнар.
Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов әйтте. Аның әйтүенчә, форумда катнашучыларны “Казан Экспо”да бушлай туңдырма һәм чәкчәк белән сыйлаганнар. “Бер тоннага кадәр җитмәдек: кунаклар 920 кило туңдырма һәм 480 кило чәкчәк татып карады”, – диде ул.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев