Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Казаннан Нижневартовск һәм Яяңа Уренгойга туры рейслар май аенда ачылачак

Яңа Уренгойга очышлар 15 майдан яңартылачак, ә 29 майдан даими булачак

Май аенда Казаннан Нижневартовскига туры рейслар җибәреләчәк һәм Яңа Уренгойга очышлар яңартылачак. Бу хакта Татарстан Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Нижневартовскига беренче рейс 6 майга планлаштырылган. Очышлар чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Казаннан 01:10 һәм кире 06:45 сәгатьтә очып китәчәк. Юл 2 сәгать 35 минутка исәпләнгән.

Яңа Уренгойга очышлар 15 майдан яңартылачак, ә 29 майдан даими булачак. Җомга көннәрендә Казаннан рейс 02:45 сәгатьтә китә, кире очыш 08:50 сәгатькә билгеләнгән. Юлдагы вакыт өч сәгать 10 минут тәшкил итәчәк.

ТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев