Бер көн чәчәк бакчасына керсәм, бөтен чәчәкләрне чуар күбәләкләр "басып алган".

Моның кадәр күбәләкне бергә күргәнем дә юк иде кебек. Кайбер чәчәкләргә икешәрләп кунганнар. Чәчәкнең төренә дә, төсенә дә карамастан, бөтенесендә диярлек күбәләк. Егерме-егерме биштән дә ким булмаганнардыр. Җәй җитеп бетмәгәнме, кояшлы көннәрдә хозурланып калыйк дигәннәрме, анысы мөһим түгел, аларны күзәтеп, мин дә хозурландым. Һәм... фотоаппаратымны эшкә җиктем.









Нет комментариев