Бу мактаулы исемнең күкрәк билгесен аңа Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
19 май – Татарстан Матбугаты көне уңаеннан, “Хезмәт”, “Ватаным Татарстан” газеталары укучыларының яраткан журналисты Гөлсинә Хәбибуллинага (Гарипова) "Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" исеме бирелде.Үткен каләмле, туры сүзле хезмәттәшебезне ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә озак еллар райондашларыбызны үзенең кызыклы да, тирән мәгънәле дә, кискен фикерле дә язмалары белән сөендереп баруын телибез.
Нет комментариев