Хезмәттәшебез гадәти булмаган коймак белән куандырды (+фото)
Төрлесе

Хезмәттәшебез гадәти булмаган коймак белән куандырды (+фото)

Хезмәттәшебез Фирәүзә Мусина бүген бик тәмле коймаклар белән сыйлады.

Яшел суган һәм йомыркадан пешерелгән коймакларны күргәч, бераз аптырап та калдык. Хезмәттәшебез әлеге коймакларның рецептын интернет челтәреннән күреп ала. Авторы Кадрия Ишмурзина.

Без авыз иттек, бик тәмле, сезгә дә тәкъдим итәбез. Суган кыягын турап, пешкән йомырканы вак кыргычтан чыгарып, тәменчә тоз өстәп болгатып куясы.

500 мл.җылымса сөт+су
1чәй калагы шикәр комы
1чәй калагы коры чүпрәэ
тоз, он.

Сөт+суга шикәр комын,чүпрәне, тәменчэ тоз, он кушып камыр изәбез, әзер камырга эчлекне салып болгатабыз. 30 минут ял иттерәбез дә газ өстендә майлы табада коймаклар пешерәбез.


 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев