Көнбагыш гипертониядән коткара
Төрлесе

Көнбагыш гипертониядән коткара

Бик күп төрле витаминнар чыганагы булган көнбагыш орлыгы төнәтмәсе кан басымын төшерә.

Аны ясау өчен 500 г чистартылмаган, кыздырылмаган көнбагышны яхшылап юарга һәм 0,5 л салкын суга салып, сүрән утта 1,5–2 сәгать кайнатырга кирәк. Алга таба шуны сөзеп, суытасы булачак. Шушы төнәтмәне иртән һәм кич яртышар стакан эчәргә кирәк. Әлеге төнәтмә ярдәмендә 2 атна дәвалангач, 5 көн тәнәфестән соң курсны тагын бер тапкыр кабатларга мөмкин. Әмма шунысын да исегездән чыгармагыз: һәр иртәне яңа төнәтмә әзерләргә кирәк.

Каршылыклар килеп чыгуы ихтимал, алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


көнбагыш халык медицинасы гипертония

Нет комментариев