Көек авылында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көнен зурлап уздырганнар
Көек авылының иң өлкән бабайсы да балалары, оныгы, оныкчыклары белән бәйрәмебез кунагы булды
«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне уңаеннан Көек авылында балалар өчен җанлы уеннар һәм күңелле чаралар узды.
Валиуллиннар гаиләсе тәмле мич коймаклары белән сөендерде, Гүзәл Гәбделхакова аниматорлар чакырып шатлык өстәде, ә Мидхәт Садриев белән Гөлфинур апа попкорн белән куандырды.
Бәйрәмгә әби-бабайлар, оныклар,әти-әниләр, авылның иң өлкән бабайсы да кушылды.
Мәгънәле һәм җылы мохиттә үткән бу чара гаилә кыйммәтләрен тагын да ныгытты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев