Көннәр ничә градуска кадәр җылытачак?
Төрлесе

Көннәр ничә градуска кадәр җылытачак?

Югары басымлы катлам килү белән, явым-төшем булмаячак.

Киләсе көннәрдә Татарстанда җылыта. Югары басымлы катлам килү белән, явым-төшем булмаячак. Республиканың Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә яңгырлар көтелми. Һава температурасы төнлә +5..+13 градус һәм көндез +20..+26 градус булачак.

Фаразланганча, 19 майда һава торышы җылы булачак, явым-төшем ихтималы аз. Көндез термометр баганалары +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.

чыганак


Нет комментариев