Саба районы, Өтернәс авылында сөт комплексында 61 яшьлек ир-ат бозау абзары түбәсеннән егылып төшкән һәм хастаханәдә вафат булган.
Тикшерү органнары мәгълүматына караганда, ир-ат 6 метр биеклектә төзелеш баскычына басып, металл конструкция кисү белән мәшгуль булган. Аның саклану чараларыннан башка эш итүе хакында әйтелә.
Нет комментариев