Кукмарада коточкыч фаҗигадә 1 кеше һәлак
Кукмара районында «УАЗ» йөртүчесе каршы яктан хәрәкәт итү юлына килеп чыккан фура белән бәрелешкәннән соң һәлак булган
Авария Күкшел авылы янында килеп чыккан дип яза Шәһри Казан.
Юл-транспорт һәлакәте 12 февральдә 04.40 сәгатьтә «Киров-Малмыж-Нократ Аланы» автоюлының 303 км + 600 м юлында Күкшел авылы янында була.
Беренчел версия буенча, Скания зур йөк машинасын йөртүче, Киров шәһәре ягыннан Нократ Аланы шәһәре юнәлешендә хәрәкәт иткәндә юл кагыйдәләрен бозган, каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыккан һәм каршы як юнәлештә хәрәкәт итүче УАЗ автомобиле белән бәрелешкән.
Һәлакәт аркасында УАЗ автомобиленең 64 яшьлек йөртүчесе урында ук һәлак булган. Аның пассажиры хастаханәгә озатылган. Кемнеңдер юл хәрәкәте кагыйдәләренә битираф каравы кеше үлеменә китергән.
Юлларда сак һәм игътибарлы булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев