Куныр авылының югары оч балалары зур концерт әзерләп, авылдашларын кунакка дәшкән
Матур башлангычыгыз дәвамлы булсын!
Куныр авылының югары оч балалары зур концерт әзерләп, авылдашларын кунакка дәшкән
Балалар үзләре инициатива белдереп, концерт программасы әзерли башлагач, аларга ярдәмгә әти-әниләр дә килгән. Айгөл һәм Айрис Муллагалиевлар, Ландыш һәм Зөлфәт Нәҗиповлар балалар белән бер дулкында булып, зур бәйрәм оештырган. Балалар номерлар әзерләгән арада уңган әти-әниләр табын корган, оттырышсыз лотерея да әзерләгән. Концерт буласын алдан социаль челтәрләр аша игълан итеп, лотереяны да алдан сату хәстәрен күргәннәр.
Чара бик күңелле үткән. «Концерт карап, лотерея уенында күп бүләкләр отып, мул табыннар артында кунак булып кайттык», диләр биредә булганнар.
Менә бит балалар инициативасы белән башлангыч алган эш әти-әниләрнең терәге белән нинди күңелле чарага әверелгән. Күңел бирү генә кирәк. Афәрин балалар, рәхмәт Муллагалиевлар, Нәҗиповлар гаиләсенә. Матур башлангычыгыз дәвамлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев