Кышка борщ рецепты
Төрлесе

Кышка борщ рецепты

Кышын да, җәен дә борщ һәрвакыт һәркем яратып ашый торган аш булачак. Һәрбер хуҗабикәнең аны әзерләү буенча үз рецепты бар.

3 кг пешкән чөгендерне эре угычтан үткәрәбез. 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан көнбагыш мае салып, 15 минут кайнатабыз. 80 гр 9 процентлы аш серкәсе салып, тагын 3 минут кайнатып алабыз да, парландырылган банкаларга тутырып ябып куябыз.
 

Мәрьям Миңнегулова
Азнакай.

Тулырак: Шәһи Казан


рецепт аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев