Инвалидлар декадасы кысаларында Балтач үзәк балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән нәни китап укучылар һәм аларның әниләре очрашуга килделәр
7 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Балтач үзәк балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән нәни китап укучылар һәм аларның әниләре очрашуга килделәр.
Алар тозлы камырдан кышка багышланган “ Кышның матур мизгелләре” исеме астында кыш күренешләренә багышланган картиналар ясадылар. Яңа китап, журналлар белән таныштылар. Китапханә сабыйларны үзенең күчтәнәчләре белән сөендерде, дип хәбәр итәләр үзәк китапханәдән.
Нет комментариев