Бакчада җиләк-җимеш өлгергән чак. Шулар арасында иң файдалысы мөгаен карлыгандыр. Бүген сезнең игътибарга Мәрьям Миңнегуловадан телеңне йотарлык карлыган кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.
15 стакан карлыган өчен рецепт, 6 стакан суга 10 стакан шикәр комы салып кайнатабыз, кайнап чыккач 20 минут кайнатабыз.
15 стакан юылган карлыганны салып, кайнатып чыгарып 5 минут кайнатабыз да, газны сүндереп, 15 стакан песок салып болгатабыз. песокны ара-тирә эреп беткәнче болгатып торырга кирәк. Кайнатма әзер. Тәмле булсын!
Нет комментариев