Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылган (фото)

Әлеге уку оциаль хезмәткәрләрне белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формалары һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Светлана Ганеева янгын куркынычсызлык чаралары турында һәм аны булдырмау өчен вакытында тиешле чаралар үткәрергә кирәклеген әйтеп узды.

Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Кәлимуллина инвалидлар декадасы узуы турында сөйләде. Аз керемле инваалидларга хәйрия ярдәме күрсәтү өчен хатлар таратты. Социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Ризванова социаль хезмәткәрләрне 2025 елга тарифлар белән таныштырып узды.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында Балтач районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Лилия Һәдиева һәм Айрат Сәдыйков  «Җәяүле» юл хәрәкәте иминлеге айлыгы турында сөйләделәр, өлкән яшьтәге гражданнарның киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар сатып алырга киңәш иттеләр.

Кулланучылар хокуклары турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова да чыгышы белән бүлеште.

Әлеге уку социаль хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсен арттырып, үз эшләрендә яңа эш формалары һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итәр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев