Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

“Наз” үзәгендә хәлләр: укыйлар, котлыйлар (фото)

«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы укулар оештырылды.

Үзәктә мондый укулар еш үткәрелә. Тәҗрибә уртаклашу, туган көн ияләрен котлау, төрле өлкә кешеләре белән очрашулар көн тәртибендәге чаралар булып, социаль һәм медицина хезмәткәрләр боларның һәрберсен җылы кабул итә.

Чираттагы чара вакытында «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде. «Наз» үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырып узды.

Хезмәткәрләр белән очрашуга күпфункцияле үзәк белгече Әлфия Садыйкова да килгән иде. Ул хезмәткәрләрне муниципаль һәм дәүләт хезмәтоләре белән таныштырды.

Шәфкать туташы Гөлшат Абдуллина гадәттән тыш хәлләр вакытында беренче ярдәм күрсәтү серләренә төшендерде.

Мондый төр укулар социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250