Назлыгөл “Сәләт”кә гашыйк булган
Төрлесе

Назлыгөл “Сәләт”кә гашыйк булган

"Мин Аrts Biler Forumда катнашып кайттым. Əлеге форумга элəгүемнең төп сəбəбе – “Сəлəт” уздырган конкурста катнашып, 2нче урынны алуым булды. Форум 27-30 июнь көннəрендә узды.


Әлеге сорау белән без Назлыгөлнең үзенә мөрәҗәгать иттек.
"Мин Аrts Biler Forumда катнашып кайттым. Əлеге форумга элəгүемнең төп сəбəбе – “Сəлəт” уздырган конкурста катнашып, 2нче урынны алуым булды. Форум 27-30 июнь көннəрендә узды. Без анда күп мастер-классларда булдык; үзебезне яклап зур сəхнəлəрдə чыгышлар ясадык; төрле жырчылар, артистлар, шагыйрьлəр, биючелəр, режиссерлар белəн очраштык, экскурсиялəрдə булдык. Палаткаларда тордык. Көннəр бик тыгыз узды. Анда бик шəп мохит...андагы энергетика..əйтеп бетереп булмый.. Бар кешенең йөзеннəн нур бөркелə...", дип хәбәр итте фотограф кызыбыз. Назлыгөлгә алга таба да уңышлар теләп калабыз...


Фотолар Назлыгөлнең үзеннән күчтәнәч.
“ШАТ-Көшкәтбаш” төркеме.
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Сәләт

Нет комментариев