Быел алма елы булды. Алмагачлар уңыштан сыгылып утыралар, шуңа да без бүген яраткан сайт укучыларыбызга җайлы гына бер рецепт тәкъдим итәргә булдык.
Кирәк булачак: 5 кг алма, 1 стакан су, 400 гр сгущенка, 250 гр песок.
Алманы телемләп турап, өстенә сгущенканы агызып, 1 стакан тирәсе су салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач песок салып, тагын кайнатабыз. Аннан соң блендр белән изәбез дә савытларга яки шешәләргә тутырып куябыз. Бала-чагага коймак манчып ашарга да бик тәмле, дип уртаклаша Тәския Вәгыйзова.
Чыганак: vk.com/taskiavagizova
Нет комментариев