Нократ Аланы (Вятские Поляны) районы Киров өлкәсеннән чыгып,Татарстан Республикасы составына керергә җыена.
Бу турыда "Свойкировский.рф" порталы хәбәр итә. 2 февраль көнне Киров өлкәсенеӊ өлкә Закон чыгару җыелышы җитәкчесе Алексей Ивонин исеменә Нократ Аланы районында яшәүчеләрнеӊ инициатив группасыннан хат керә. Хатта район югарылыгында Киров өлкәсеннән чыгу һәм Татарстанга кушылу турында бөтенхалык тавыш бирүе (референдум) үткәрүне сорыйлар.
Фото: http://yarodom.livejournal.com/492409.html
Нет комментариев