Сайт укучыбыздан тротуарлар чистартылмый дигән шалтырату кабул иттек.
– Норма һәм Балтач арасындагы тротуар инде күптән чистартылмый. Шушы юлдан күпме кеше үтә. Бик җайлы иде. Аны чистарту кем җаваплылыгында икән? – дип шалтыраттылар безгә Норма җирлегеннән.

Укучыбызның соравын Норма авыл җирлегенә җиткердек. Мәсьәләне тиз арада хәл итәрбез дип ышандырдылар.
Фото: автор
Нет комментариев