Авыл халкы волонтерларның тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде
Норма урта мәктәбенең 8 б сыйныфы волонтерлары Кариле авылы зираты территориясен төзекләндерү чарасында актив катнашты.
Волонтерлар чүп-чарны, коры ботакларны һәм коелган яфракларны җыештырдылар, шулай ук зиратның тирә-як территориясен тәртипкә китерделәр.
Авыл халкы волонтерларның тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде. Бу чара киләчәктә дә дәвам итәчәк дип көтелә, чөнки яшьләрнең активлыгы – авылның киләчәге өчен мөһим.
Нет комментариев