Алар соңгы биш елда иң өлкән яшь пар булып санала.
Кичә Нурлат шәһәре ГХАТ (ЗАГС) бүлегендә 2020 нче елда гына түгел, соңгы биш елда да иң өлкән "яшь пар" үзенең никахын теркәде. Бу хакта «Дуслык»газетасы яза.
Яшь парлар тугызынчы дистәне ваклыйлар: Таһир Мөхәррәмовка - 84 яшь, аның кәләше Минсәрия Гатинага 82 яшь.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова, кияү белән кәләшне бәхетле вакыйга белән котлап, никахта яшәүнең мөһим күрсәткеч булуын билгеләп үтте. Үз сынаулары һәм хаталары белән табылган тормыш тәҗрибәсе еш кына яшькә "кушыла".
Нет комментариев