ОАО «Нижнекамскнефтехим» оешмасының бензин заводында кичке сәгать 7дә пожар башланган.
Янгын чыккан урында пожар сүндерүчеләр эшли, 27 техника һәм 87 кеше пожарга каршы көрәшне алып баралар. Бензин заводының насос станциясендә чыккан янгын хәзерге вакытта сүндерелә. Зыян күрүче кешеләр юк, якын-тирәдәге биналарга ут кабу мөмкинлеге кисәтелгән. Бу турыда Татар-информ агентлыгы хәбәр итә.
Фото: http://pro-izhevsk.ru/pozhar-v-kafe-izhevsk/
Нет комментариев