Әлфинур апа якыннарын куандырган.
Түнтәр авылында яшәүче Әлфинур апа Якупова елның-елында якыннарын "Хезмәт"кә яздыра. Быел исә күршесе өчен дә "Хезмәт"кә язылган.
Гомере буе хат ташучы булып эшләгән Әлфинур апа лаеклы ялда да газет-журналлардан аерылып тормый. өенә бик күп санда вакытлы матбугатка языла. Үзенә генә түгел, якыннарына, күршеләренә дә.
"Якыныңны яздырт" акциясенә кушылучылар арасында ул мөгаен иң юмартыдыр. Оныкларын, үзен генә түгел, күршесе Әхмәд бабай Мөхәммәтшинны да "Хезмәт"ле иткән ул.
Нет комментариев