Октябрь ахырында алты көнлек эш атнасы көтә
Халыклар бердәмлеге көне Россиядә ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә
Россиялеләр октябрь ахырында атнага алты көн — 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр эшләячәк, бу Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү һәм озаграк ял итү өчен ял көннәрен күчерү белән бәйле, дип яза Татар-информ.
Бу хакта РИА Новостига Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Татьяна Подольская сөйләде.
«Россиядә яшәүчеләр өчен киләсе озын ял көннәре ноябрьдә генә булачак: 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан. Аларга кадәр 27 октябрь -1 ноябрь алты көнлек эш атнасы була», — диде Подольская.
Ул ачыклык керткәнчә, ял көне шимбәдән, 1 ноябрьдән, дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчереләчәк. Ә 3 ноябрь — шимбәгә күчерелгән бәйрәм алды көне булганлыктан, 1 ноябрьнең эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
Халыклар бердәмлеге көне Россиядә ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм 1612 ел вакыйгалары истәлегенә гамәлгә куела. Тарихи яктан бу көн XVII гасырда Россиядә Болганчык чор тәмамлану белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев