Олы тормышка мөһим адым яки Балтач егетләрен армиягә озатты
16 июнь көнне район хәрби комиссариаты каршында егетләребезне армиягә озату булды
Ватан алдындагы бурычын үтәргә китүче егетләрне зурлап озаттылар. Дуслары, якыннары хәтта район хәрби комиссариатына кадәр озата барды.
Без исә бер ел армия хезмәтенең егетләргә, аларның әти-әниләренә, туганнарына, дусларына бер мизгел кебек кенә үтеп китүен телибез. Хезмәт итүчеләргә дә, көтүчеләргә дә сабырлык, сәламәтлек, очрашуларны өмет итеп яшәү насыйп булсын. Армиядән кайткан солдат белән күрешкәндә күзләрдә сөенеч, шатлык яшьләре генә балкысын иде. Хәерле юл сезгә, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев