Он белән шикәр комы уйнатылды
Редакциябез адресына барлыгы 182 квитанция кабул итеп алдык
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле газета укучыларыбыз! «Язылган өчен бүләк» дигән акциябезгә йомгак ясап, «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталарын укучылар арасында призлар — он белән шикәр комы уйнатылды.
Приз ияләрен игълан итәбез: Иске Көшкәттән Любовь Уськеевага, Шодадан Фаяз Габделхаковка, Яңгулдан Раушан Габделхаковка, Түбән Ушмадан Наталия Антоновага, Түбән Соснадан Нәкыя Шәриповага, Түбән Кенәдән Гөлнара Җәләловага, Иске Салавычтан Раушан Габделхаковка, Балтачтан Рафис Халиковка, Кариледән Таһир Гозәеровка, Балтачтан Рәшит Гыйльматдиновка ШИКӘР КОМЫ, Балтачтан Илнур Нурмөхәммәтовка, Рәкыя Әхмәдиевага, Илсөяр Сәрвәровага, Фаил Нә-фыйковка, Көектән Васил Галиевка, Яңгулдан Любовь Гыйләҗевага, Нормадан Рәкыйп Фәйзрахмановка, Бөрбаштан Хәниф Гатауллинга, Кече Лызидан Галина Васильевага, Арбордан Рәис Гариповка ОН чыкты.
Редакциябез адресына барлыгы 182 квитанция кабул итеп алдык. Бик зур рәхмәт сезгә, кадерле газета укучыларыбыз. Бергә булдык, бергә калыйк, аерылмыйк. Откан бүләкләрегезнең бәрәкәтен күреп, алдагы матбугатка язылу компанияләрендә дә актив катнашып, «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталарының актив язылучылары булырга язсын.
Сезнең активлык белән тираж да күпкә төшмәде. Башка авыл районнары белән чагыштырганда, «Хезмәт» («Азьлане») газетасын безнең районда күбрәк укыйлар. Моның өчен бик зур рәхмәт сезгә, кадерле газета укучыларыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев