Авылыбызда «Маяк» җәмгыяте ярдәме белән хоккей мәйданчыгы ясалды.
Бу эшне Рәсим Нигамәтҗанов башлап җибәргән иде, аңа Ришат Хаҗиев, Ришат Һадыев һәм Искәндәр Камалов та теләктәшлек белдереп, хуҗалык җитәкчесе Хәлил Хаҗиевның бик зур матди ярдәме белән әлеге эш ахырына кадәр алып барып җиткерелде.
Бүгенге көндә мәйданчыкка күрше-тирә авыллардан да хоккей уйнарга киләләр, хәтта балалар бакчасына йөрүче балаларны да бозга алып киләләр. Мәйданчык җилдән саклый ала торган ышык урынга ясалды, ут сузылып, уңайлык тудырылды. Әлеге эштә көчләре кергән һәрбер кешегә уңышлар телисе килә, дип хәбәр итте Ор авылы старостасы Әгъләмҗан Шакиров.
Фото: bogorodskoe
Нет комментариев