Көшкәтбашлылар чираттагы җиңүләре хакында хәбәр итәләр.
Көшкәтбашлылар чираттагы җиңүләре хакында хәбәр итәләр: «Авылдашыбыз Гөлшат Гыйльманова, дөнья күләмендә үткәрелүче, WORLDSKILLSRUSSIA бәйгесенең «Яшь һөнәрчеләр» региональ чемпионатында чыгыш ясады. Биредә ул «Осетин камыр ризыклары» компетенциясендә катнашып, икенче урынга лаек булган! Гөлшат үзе хәбәр иткәнчә, бәйгечеләр 2 шәр данәдән 12 төрле пирог әзерләргә тиеш булганнар. Гөлшатны чын күңелдән котлыйбыз, җиңүләрең дәвамлы булсын!».

Фото: Гөлшат Гыйльманова
Нет комментариев