Балтач бүген кышны озатты
Балтачыбыз елдагыча кышны уйнап-җырлап-биеп-көлеп озатты. “Сабантуй” ял паркында балалар да, зурлар да төрле уеннарда катнашты, күңел ачты. Яз Гүзәле – Нәүрүзбикә һәм дә Кыш бабай бәйрәмгә ямь өстәде. Озатыйк инде Кыш бабайны, инде аргандыр, – бик күп карлар яудырды, бозлавыклар катырды, күп эшләде, күп... Ямьле язлар да эшне аз алып килми, хәрәкәттә бәрәкәт, ди, күңелләр күтәренке булсын да, эшкә дәрт ташып торсын! Сәламәт булыйк! Нәүрүз мөбарәкбад!
Нет комментариев