Озынборыннан сакланабыз: сары кием, ванилин һәм “Звездочка” бальзамы (+фото)
Яңгырлар туктаганга сөенергә өлгермәдек, озынборын һәм черки бирә кирәкне! Кичен урамга чыгам димә, җиләккә исә баштан-аяк төренеп, спрей сиптереп баруның да файдасы юк. Бер тешли башласа, тегүче кебек "тегә".
Ризат Рамазанов: "Дегет сабыны - иң яхшысы"

- Яңа фатирга күчү шатлыгыннан, тәрәзәләргә москит челтәрләр куярга онытканбыз. Озынборын кереп тула башлагач, кичә барып алып кайттым. Бишенче катка, тышкы ягыннан борып куеп, көне буе мәш килдем. Кызыбыз Айгизә черки-озынборын тешләүне авыр кичерә, аның аллергия китә.
Илдар Кыямов: "Звездочка" бальзамының файдасын күрәм"

- Нинди генә спрей-крем сөртсәң дә, усал озынборын барыбер тешли дип уйлыйм мин. Шуңа күрә аның азуына юл куймаска кирәк. Үзем бу җәһәттән "Звездочка" бальзамын кулай күрәм. Юлга чыкканда да үземнән калдырмыйм, балалар авылга яки табигатькә сәяхәткә китсә дә, шул бальзамны алырга кушам. Озынборын тешләвен сизәсең икән, шундук тидереп куйсаң, кычытуы басыла, бер эзе дә калмый.
Зөлфәт Зиннуров: "Табигатьтә учак коткара"

- Табигатькә ял итәргә чыксак, учак тергезеп җибәрәбез. Аның исе чыннан да чебен-черкине, озынборынны куркыта. Ә менә учакка шомырт ботаклары да салсаң, тәэсир көче арта. Кедр белән артышның эфир маен бер генә тамчы тамызсаң да, чебен-черки бу территориягә килми диләр. Әмма табигатькә җыенганда эфир мае искә керә димени әле ул? Барып җиткәч, "эх" диясең инде. Әйтәм бит, мондый вакытта шомырт ботаклары да ярап куя. Озынборын тешләп китсә, юеш сода тидерергә кушалар, анысын да беләм.
- Элек табигатькә чыкканда яки бакчада эшләгәндә озынборын тимәсен өчен төрле спрейлар сиптерсәк, хәзер җайлы һәм файдалы ысулын таптым. Моны миңа үзебезнең участок табибы әйтте. Ванилин исен яратмый икән озынборын. Бер пакет тәмләткечне 1 л суга салып, пульверизатор аша сиптерергә була. Ә мин исә аны тагын да җайлаштырдым. "Детский крем" га ванилин кушам да, шуны урамга чыкканда, улымның да, үземнең дә, әтиебезнең дә ачык тәненә сөртәм. Җиңү паркына элек якын да килә алмый идек, хәзер рәхәтләнеп йөрибез, озынборыннар тими.
"Репеллентлар вакытлыча гына тәэсир итә"

Гөлназ Кәримова, Казан шәһәре 12нче санлы хастаханәнең терапия бүлеге шәфкать туташы:
- Озынборыннарга каршы репеллент-спрейларны тәннең ачык өлешләренә сиптерергә ярамый. Иң яхшысы - аны киемгә яки чәчкә сибәргә кирәк. Әгәр кызынырга уйлыйсыз икән, бу вариант отышлы түгел. Бу очракта репеллент-крем яки лосьоннарга тукталырга була. Шулай да аны тәнгә ышкырга тырышмагыз, бары тик җиңелчә генә сөртергә кирәк. Репеллентлар ике-өч сәгать кенә тәэсир итә, тиешле вакыт узгач, аны кабат сиптерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев