Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пүскәндә чишмә суын авылга китергәннәр

Шушы көннәрдә пүскәнлеләр бердәм булып чишмә ачылышын зурлап билгеләп узды.

Пүскән авылы — матур, бай тарихлы авыл. Бу авылның үзенә генә хас традицияләре, гореф-гадәтләре бар. Пүскән үзенең бердәм, бер-берсенә ярдәмчел булган халкы белән аерылып тора.

Күптән түгел Пүскән авылында чишмә суын авылга китереп, шул урынга чишмә йорты эшләп куйдылар. Мондый эшне тормышка ашыру өчен җирле халыкның бердәмлеге һәм тырышлыгы искиткеч зур роль уйнады.

Чишмә йортының урыны сайлап алынды, шуннан соң инде төзелеш эшләренә керешелде. Әлеге изге эшнең башында Ансар Шәйхетдинов торса, су китерү эшләрен тулаемы белән шәхси эшмәкәр Илшат Шакиров егетләре башкарды. Чишмә йортын исә Рәсим Хәкимҗанов, Салават Әхмадуллин башкарды. Әлеге йорт җылытылган, су алу өчен бик уңайлы.

Шушы көннәрдә пүскәнлеләр бердәм булып әлеге вакыйганы зурлап билгеләп узды. Изге догалар белән башланган бәйрәм, мул табыннар артында дәвам итте. Казаннарда пылау пеште, табаларда коймак чыжлады, самавырларда чәй кайнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пүскән