Бу харәбәләр кайда дип аптырамагыз. Балтачның үзәк урамында бу, үзәгендә дисәк тә була.
Казаннан килешли автовокзал янына җитүгә каршыда әнә шундый манзара. «Федераль казначылык идарәсенең Балтачтагы бүлеге алган бугай бу участокны, ике-өч ел инде шушылай ташландык яткыралар» дип сөйли бу тирәдә яшәүчеләр. Шушы участок хуҗасының зур итеп портретын эшләп монда шушы кеше хуҗа дип язып куйсалар мондый хәл булмас иде дип тә өстиләр.
«Россельхозбанк»тан ерак түгел урнашкан бу чүп савытлары да Балтачыбызның үзәген бизәми. Ничә карасаң тулган, тирә-юньне төрле чүп-чарлар белән пычранган булыр
Нет комментариев