Районда бер кеше батып үлде
Төрлесе

Районда бер кеше батып үлде

Сулыкларда сак булырга кирәк дип күпме генә кисәтүгә карамастан, һаман да суга батучылар турында ишетелеп тора.

Елга-күлләрдә рәсми коену тыела. Шуңа карамастан, халык су керә. Кызганыч, кайбер очраклар үлем белән дә тәмамлана. Балтач районында да бер кеше суга баткан. Узган якшәмбедә исә респубдика сулыкларында 10нан артык кешенең гомере өзелгән.

Сулыкларда сак булыйк! Рөхсәт ителмәгән урыннарда коенмыйк! Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!

Фото: автор


суга бату

Нет комментариев