Бүген 13 сәгать 25 минутта район янгын сүндерү бүлегенә Түбән Соснадан хәбәр керә. Биредә урамда торган “МТЗ-82” тракторына ут каба.
Ярдәмгә килгән янгын сүндерүчеләр ялкынны вакытында сүндерә ала. Зыян күрүчеләр юк.
Фотолар район янгын сүндерү бүлегеннән алынды.
Нет комментариев