Ренат Галиәскәр өйләнә?
Төрлесе

Ренат Галиәскәр өйләнә?

«Кунак кына? Ренат, сай йөзәсең», — дип егетне битәрләүче дә табылган.

Райондашыбыз, шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәр Илсөя Бәдретдинова янына килгән. Ике дус кая җыенгандыр, әмма Ренат бик стильле киенгән, сары галстук таккан, кулында — кызыл розалар бәйләме. Илсөя дә матур кичке образдан.

Фото янына Ренат: «Кунакка кереп чыктым әле», — дип язып куйган.

Әйтергә кирәк, язылучылары арасында Ренат белән Илсөя Бәдретдинованы дуслар түгел, пар буларак күрергә телүчеләр дә бик күп. Бу турыда әлеге ике популяр шәхескә әледән-әле язып та торалар. Бу юлы да алар: «Кунакка гына йөрешмәгез, өйләнешегез дә куегыз инде. Бигрәк матур парлар булыр идегез»,

«Сез — искиткеч пар. Барыбыз да сезнең ЗАГСка баруыгызны көтәбез» ише комментарийлар калдырганнар.

«Кунак кына? Ренат, сай йөзәсең», — дип егетне битәрләүче дә табылган.

Чыганак

Фото: социаль челтәрдән


Ренат Галиәскәров

Нет комментариев