Яңа сезонга җырлар язабыз.
Җәегез ничек уза дигән сорауга якташыбыз, Борнак егете, шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәров менә нәрсәләр дигән.
— Әллә ни яңалыклар юк. Өйләнергә иде инде исәп. Көзгә. Шундый уйлар килеп китә. Алар, Аллага шөкер, киләләр дә озак тормыйча китәләр. 2017 елдан бирле шулай инде. Июль айларында эссе кабып ала да августта тагын сүрелә. Шулай яшәп ятыш. Ә җәем күбесенчә шәһәрдә уза. Туйлар гөрли торган чор — безнең эш вакыты бит хәзер. Яңа сезонга җырлар да язабыз.
Нет комментариев