"Романтик" лагерына бара торган юл кырыйларына өрәңге агачлары үсеп, ике яклап олы юлны каплаган иде.

Яңгырлардан соң юллар тиз генә җилләмичә машиналар пычрактан йөрергә мәҗбүр булды. Шул сәбәпле, таш җәелгән булса да, юллар бик тиз начарланган иде. Ниһаять, өрәңге агачларын кистеләр. Һәм юлларның бик начар урыннарына кабат вак таш җәйделәр. Хәзер "Романтик"ка илтә торган юл балкып тора.



Нет комментариев