Роскомнадзор WhatsApp эшен чикләү турында хәбәр итте
WhatsApp мессенджерына бәйле яңалыклар бар
Россиядә WhatsApp мессенджеры (Россиядә экстремистик оешма дип танылган һәм эшчәнлеге тыелган Meta корпорациясенә карый) эшенә алга таба акрынлап чикләүләр кертеләчәк, дип яза «Ватаным Татарстан».
Әгәр мессенджер РФ законнары таләпләрен үтәмәсә, аны тулысынча туктатырга да мөмкиннәр. Бу хакта Роскомнадзорга сылтама белән «Ведомости» яза.
«Кулланучылар башка мессенджерларга күчеп өлгерә алсын өчен, чикләүләр этаплап кертеләчәк. Илкүләм сервисларга күчәргә киңәш итәбез. WhatsApp эшенә чикләүләр кертү дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев