Россиядә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 24 мең сум тәшкил иткән
Пенсияләрне түләү «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты максатларына туры килә
Россиядә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясенең күләме аена 24 мең сумнан аз гына арткан. Бу хакта РИА Новостига Социаль фонд мәгълүматлары буенча билгеле булды дип яза Татинформ
Тикшеренү күрсәткәнчә, эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 2025 елның 1 апреленә 24 019 сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, ел башында, 1 гыйнварда, бу күрсәткеч 23 758 сум булган.
Искәртик, Фонд мәгълүматларына караганда, илдә пенсионерларның гомуми саны 40,9 млн кешедән артып китә.
Билгеле булганча, Россиядә эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе 21 мең сумнан арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев