Борынгы йоланы саклап, Яңа Салавычта быел да урамнар буйлап җыр сузып, әрәпә җыйдылар.
Гадәттә, әрәпә җыючыларны йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе капка төбендә бүләге белән көтеп ала. Бүләкләрен соңгы килгән атка, иң өлкән көрәшчегә яисә туры баганага менүчегә дип махсус атап бирүче якташларыбыз да очрый. Шунысы да кызык, әрәпә вакытында Сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк тапшыра. Ә яшьләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар һәм такмаклар башкара. Әлеге йола Сабан туйга чакыру буларак кабул ителә. Узган ялларда Яңа Салавыч авылында да Әрәпә җыю үткәрелде.
Ландыш Гарифуллина фотолары
Нет комментариев