«Сабантуй хикмәтләре»
Бер мизгелдә үтеп киткән әлеге бәйрәм барлык балаларның күңелендә якты хатирә булып озак сакланыр, халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй уеннарын онытырга юл куймас
Бүген Шеңшеңәр авылында балалар өчен Сабантуй бәйрәме гөрләде. Бәйрәмне оештыруга башлангыч сыйныф укытучылары, пешекче кызлар, техник персонал бик зур тырышлык куйган. Бәйрәмгә килүчеләрне иң элек тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйладылар. Бәйрәмне ачып балаларны котлаганнан соң күңелле уеннарга старт бирелде. Һәр бала ярышларда үз көчен сынады, бик күп бүләкләр ота алды.
Ә уеннар бик күп төрле һәм кызыклы иде. Йөгереш, әйбер кисү, чүлмәк вату, йомырка кабып йөгерү, чиләк белән су ташу, таяк тарту, капчык киеп, киез итек киеп йөгерү, аркан тарту, турникта күтәрелү һәм, әлбәттә, татарча көрәш кебек ярышларда балалар тизлектә, осталыкта, көчлелектә ярыштылар. Татарча көрәш серләренә төшендерү һәм дөрес итеп көрәшү алымнарына өйрәтү өчен ярышны хөкем итәргә авылыбызның оста көрәшче егете Галиев Раушанның килүе бәйрәмне тагын да ямьләде.
Ә инде балаларны котларга килгән йомшак матур Аю кызы белән Батыр Горилланы (аниматорлар) күргәч балалар шатлыкларыннан күккә сикерделәр. Түгәрәкләнеп басып рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар, кунакларны биеттеләр. Барлык ярышларда да актив катнашып, чын күңелләреннән ярышкан балалар бик күп бүләкләр оттылар. Тамашаны карарга килгән әниләр, әбиләр рәхәтләнеп кул чабып ярышта катнашучыларга көч биреп тордылар. Бер мизгелдә үтеп киткән әлеге бәйрәм барлык балаларның күңелендә якты хатирә булып озак сакланыр, халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй уеннарын онытырга юл куймас.
Бәйрәмне оештыруга өлеше кергән Шеңшеңәр мәктәбе хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, Әрәпә җыюга катнашып, матур бүләкләр тапшырган авылдашларыбызга, бәйрәмнең спонсорларына да олы рәхмәтебез! Әлеге чара дәвамлы булыр, киләсе елларда да оештырылыр дип ышанып калабыз! Күк йөзебез гел аяз булсын, балалырыбызның шат авазы гел яңгырап торсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев