Салавыч бәйгесендә тарих үзе катнашты (+фото)
Төрлесе

Салавыч бәйгесендә тарих үзе катнашты (+фото)

Районда беренчеләрдән булып зур бәйрәмне үткәрергә ниятләгән салавычлылар аны уздыру өчен нык әзерләнгәннәр.

 Бәйрәм башланып китү белән алып баручылар 80 елга якын тарихы булган күмәк хуҗалыкныӊ беренче сәхифәләрен барладылар. Тәүге оешкан хужалыкларныӊ елязмаларына таянып, беренче рәисләрнеӊ, беренче тракторист-шоферларныӊ һәм күп төрле профессия ияләренеӊ исем-фамилияләре барланды. Аларныӊ уллары-кызлары, оныклары алдагы буынныӊ хезмәте белән горурланып, мәйдан кырында үзара гәпләшеп тә алдылар. Мәйдан уртасына юбилейларын билгеләп үтүче терлекчеләр, механизаторлар чакырылды. Аларга һәм дистәгә якын хужалыкныӊ алдынгы эшчеләренә кыйммәтле бүләкләрне җитәкче Айнур Нотфуллин тапшырды. «Казан егетләре» үзләренеӊ чыгышларын, матур җырларын салавычлылыар һәм кайткан кунаклар өчен башкардылар. Мәйданда һәр төрле уеннарда катнашучы бихисап булды.


Нет комментариев