Районыбызда хуҗалыклардан чүп җыела башлагач, чүплекләрне бетерү эше максатчан эшли башлады.
Күптән түгел генә Яңгул чүплеге юк ителде, хәзер инде чират Салавычныкына да җитте. Биредә дә тирә-юньне ямьсезләп торучы һәм җил чыккан саен пакет ише калдыкларны бөтен җиргә таратучы чүплек бетерелде.
Дөрес, әлеге эшләргә ихластан сөенүчеләр дә, ә хәзер кайда чүп ташларга дип уфтанучылар да табыла. Тик, табигатебезне икенчел калдыклар белән тутырмыйча, күпмедер акча түләп, тиешле җиргә тапшырып бару үзебез өчен бик игелекле эш. Чөнки еллар үтү белән без нинди мохиттә яшәячәгебезне үзебез сайлыйбыз.
Шуңа да табигатькә чүп атканда киләчәгебезне дә күз алдында тотсак иде.



Нет комментариев